Химия, Неорганик химия, 8 нче сыйныф, Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г., 2008

Химия, Неорганик химия, 8 нче сыйныф, Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г., 2008.

Учебник по химии для 8 класса на татарском языке.

Бу УКУ елында сез яңа уку фәне — химияне өйрәнә башлыйсыз.
Химия — кызыклы һәм катлаулы фән. Аны үзләштерүдә, өйрәнелә торган материалны аңлау белән бергә, алган белемнәрне куллана белү дә бик мөһим.
Ә химия буенча белемнәр сезгә чын мәгънәсендә һәр адымда күп кенә табигый күренешләрне, шулай ук производство процессларын аңлау өчен кирәк булачак.

Химия, Неорганик химия, 8 нче сыйныф, Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г., 2008


Химик реакцияләрнең билгеләре.
Химик реакцияләрдә бирелгән матдәләр бүтән үзлекләргә ия булган башка матдәләргә әвереләләр. Моның турында химик реакцияләрнең тышкы билгеләре буенча фикер йөртергә мөмкин: 1) җылылык (кайвакытта яктылык) аерылып чыгу; 2) төс үзгәрү; 3) ис сизелү; 4) утырым хасил булу; 5) газ аерылып чыгу.

Химик реакцияләрнең күрсәтелгән билгеләреннән күпчелеге сезгә табигать белеме һәм ботаника курсларыннан билгеле. Әйтик, мәсәлән,
матдәләр яну химик реакциясе җылылык һәм яктылык аерылып чыгу белән бара. Сезгә мәрмәр һәм хлорид кислотасы арасында углекислый газ аерылып чыгу белән бара торган химик реакция дә билгеле. Әгәр аерылып чыгучы углекислый газны известьле су аша үткәрсәк, утырым хасил булыр. Сулап чыгарган һаваны көпшә ярдәмендә известьле су аркылы өрдерсәк тә шундый ук утырым барлыкка килер.

ЭЧТӘЛЕК.
Дәреслектән ничек файдаланырга.
I БҮЛЕК Башлангыч химик төшенчәләр.
§1. Химия фәне. Матдәләр һәм аларның үзлекләре.
§2. Саф матдәләр һәм катнашмалар.
§3. Физик һәм химик күренешләр. Химик реакцияләр.
§4. Молекулалар һәм атомнар.
§5. Гади һәм катлаулы матдәләр.
§6. Химик элементлар.
§7. Химик элементларның чагыштырма атом массасы.
§8. Химик элементларның билгеләре.
§9. Матдәләрнең состав даимилеге законы.
§10. Химик формулалар. Чагыштырма молекуляр масса.
§11. Химик элементларның валентлыгы.
§12. Кушылмаларның формулалары буенча элементларның валентлыгын билгеләү. Валентлык буенча химик формулалар төзү.
§13 Атом-молекуляр тәгълимат.
§14. Матдәләрнең массасы саклану законы.
§15. Химик тигезләмәләр.
§16. Химик реакцияләрнең типлары.
§17. Матдә микъдары. Моль. Моляр масса.
Химия кабинетында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре.
Лаборатор тәҗрибәләр.
1 нче практик эш.
2 нче практик эш.
II БҮЛЕК Кислород. Яну.
§18. Кислород, аның гомуми характеристикасы һәм табигатьтә очравы.
§19. Кислород табу.
§20. Кислородның үзлекләре.
§21. Кислородны куллану. Табигатьтә кислород әйләнеше.
§22. Ь.ава һәм аның составы.
§23. Химик реакцияләрнең җылылык эффекты.
§24. Ягулык һәм аны яндыру ысуллары.
Лаборатор тәҗрибәләр.
3 нче практик эш.
III БҮЛЕК Водород.
§25. Водород, аның гомуми характеристикасы һәм табигатьтә очравы.
§26. Водород табу.
§27. Водородның үзлекләре һәм аны куллану.
Лаборатор тәҗрибәләр.
IV БҮЛЕК Эремәләр. Су.
§28. Су — эреткеч. Эремәләр.
§29. Су.
4 нче практик эш.
V БҮЛЕК Неорганик кушылмаларның аеруча әһәмиятле класслары турындагы мәгълүматларны гомумиләштерү.
§30. Оксидлар.
§31. Нигезләр.
§32. Кислоталар.
§33. Тозлар.
Лаборатор тәҗрибәләр.
5 нче практик эш.
6 нчы практик эш.
VI БҮЛЕК Химик элементларның Д. И. Менделеев ачкан периодик законы һәм периодик системасы. Атом төзелеше.
§34. Химик элементларны классификацияләү.
§35. Д. И. Менделеевның периодик законы.
§36. Химик элементларның периодик таблицасы.
§37. Атом төзелеше.
§38. Периодик законның әһәмияте.
§39. Д. И. Менделеевның тормышы һәм эшчәнлеге.
Лаборатор тәҗрибәләр.
VII БҮЛЕК Химик бәйләнеш. Матдә төзелеше.
§40. Химик элементларның электртискәрелеге.
§41. Химик бәйләнешнең төп төрләре.
§42. Кристаллик челтәрләр.
§43. Оксидлашу дәрәҗәсе.
Лаборатор тәҗрибәләр.
VIII БҮЛЕК Авогадро законы. Газларның моляр күләме.
§44. Авогадро законы.
§45. Химик реакцияләрдә газларның күләм чагыштырмалары.
IX БҮЛЕК Галогеннар.
§46. Галогеннарның периодик таблицада урнашуы һәм аларның атомнары төзелеше.
§47. Хлор.
§48. Хлороводород.
§49. Хлорид кислотасы һәм аның тозлары.
§50. Галогеннарның чагыштырма характеристикасы.
Лаборатор тәҗрибәләр.
7 нче практик эш.
8 нче практик эш.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Химия, Неорганик химия, 8 нче сыйныф, Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г., 2008 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Теги: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи:


 


 

Книги, учебники, обучение по разделам




Не нашёл? Найди:





2024-03-28 21:39:54