Всеобщая история, история Нового времени, XIX-начало XX века, 8 класс, Загладив Н.В., 2007

Всеобщая история, История Нового времени, XIX-начало XX века, 8 класс, Загладив Н.В., 2007.

   Без Яңа заман тарихы курсын өйрәнүне дәвам итәбез. Әлеге дәреслектә сез XIX гасыр — XX гасыр башы вакыйгалары белән танышачаксыз. Бу чорда дөньяның әйдәп баручы илләре үсешендә яңа сыйфатлар барлыкка килә.
Англиядә башланган сәнәгать перевороты XIX гасырда башка илләргә дә тарала. Шәһәрләрнең тиз үсүе, транспортның камилләшүе, тимер юллар төзелү һәм электр энергиясенә ия булу кешеләрнең көнкүрешен һәм хезмәт эшчәнлеге характерын үзгәртә.

Всеобщая история, История Нового времени, XIX-начало XX века, 8 класс, Загладив Н.В., 2007


НАПОЛЕОН БОНАПАРТ.
Наполеон Бонапарт (1769—1821) — Корсиканың ярлы дворяны улы. Ул хәрби белем ала һәм 1785 елдан француз армиясендә подпоручик чинында (кече офицер чины) хезмәт итә башлый. Чыгышы белән провинциядән икәнлеген белеп (курсташлары аны еш кына Корсика диалекты өчен мыскыллый торган булалар), югары аристократлар даирәсе яклавыннан мәхрүм Наполеонның, Бурбоннар хакимияттә торганда, югары күтәрелүгә бернинди өмете булмый.

1793 елда капитан дәрәҗәсендәге Бонапарт хакимияттәгеләрнең игътибарын җәлеп итә. Ул инглизләр кулындагы Тулонны штурмлау планын тәкъдим итә. Бу аны авыр камалыштан чыгарырга һәм шәһәрне азат итәргә мөмкинлек тудыра. Уңышлы операция өчен якобинчылар хөкүмәте Наполеонны бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрә.

Термодориан режимы урнаштырылганнан соң, Робеспьерга теләктәшлек белдерүдә гаепләнгән яшь генералга караш та үзгәрә, һәм ул хәтта чит илгә китү турында уйлана башлый. Әмма Наполеонга тагын нәкъ кирәкле вакытта һәм нәкъ кирәкле урында булырга җай чыга. 1795 елда роялистлар, баш күтәреп, хөкүмәт резиденциясе урнашкан Тюильри сараен алмакчы булалар. Бөтен кеше аптырашта кала. Ә Бонапарт, артиллериядән файдаланып, кораллы монархистлар төркемен тарата. Моның өчен ул Париж гарнизоны командующие итеп, аннан Италиядә сугыш алып баручы армия командующие итеп билгеләнә. Монда Наполеон, полководец буларак, үзенең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигә.

ОГЛАВЛЕНИЕ.
Кереш.
1 бүлек. Европа һәм дөнья үсешендә реакция һәм революцияләр.
§1. Наполеон I империясе.
§2. Халыклар Франция империясенә каршы.
§3. Россиягә поход һәм Франция империясенең җимерелүе.
§4. Изге союз һәм 1820—1830 елларда Европадагы революцион хәрәкәт.
§5. Латин Америкасында азатлык хәрәкәтенең җиңүе.
2 бүлек. Европада милли дәүләтләр барлыкка килү.
§6. 1848—1849 елларда Европада тәмамланмаган революцияләр.
§7. Италияне яңадан кушу һәм Германияне берләштерүнең башлануы.
§8. Франция-Пруссия сугышы һәм Париж Коммунасы.
3 бүлек. Европа сәнәгать үсеше юлында. Иҗтимагый һәм идея-сәяси нәтиҗәләр.
§9. XIX гасырның беренче яртысында сәнәгать җитештерүенең үсүе һәм эшчеләр хәрәкәте барлыкка килү.
§10. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында индустриаль илләр.
§11. XIX гасырда консерватив, либераль һәм социалистик идеяләр.
4 бүлек. XIX гасыр уртасы — XX гасыр башында дөньяның алдынгы илләре.
§12. Бөекбритания һәм аның доминионнары.
§13. АКШ: 1861—1865 еллардагы Гражданнар сугышының сәбәпләре һәм нәтижңләре.
§14. Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләре.
§15. Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа дәүләтләре.
§16. Япония модернизация юлында.
5 бүлек. Көнчыгыш Көнбатыш йогынтысы даирәсендә. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Латин Америкасы.
§17. Ьиндстан инглизләр хакимлеге астында.
§18. «Әфьюн сугышлары» һәм индустриаль державаларның Кытайны кабалага төшерүе.
§19. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Госманлы империясе һәм Персия.
§20. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы.
§21. Колониализм: метрополияләр һәм колонияләр өчен нәтиж,әләре.
§22. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Латин Америкасы.
6 бүлек. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында халыкара мәйданда каршылыклар кискенләшү һәм 1914—1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы.
§23. XIX—XX гасырлар чигендә хәрби-сәяси союзлар һәм халыкара бәрелешләр.
§24. Беренче бөтендөнья сугышы башлану.
§25—26. Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында.
7 бүлек. XIX—XX гасыр башында фән, мәдәният һәм сәнгать.
§27. Техник прогресс һәм фәнни казанышлар.
§28. XIX—XX гасыр башында мәдәни мирас.
Хронологик таблица.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Всеобщая история, история Нового времени, XIX-начало XX века, 8 класс, Загладив Н.В., 2007 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Теги: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи:


 


 

Книги, учебники, обучение по разделам




Не нашёл? Найди:





2024-03-29 05:42:53