Биология, Гомуми биология, 10-11 сыйныфлар, Каменский А.А., Криксунов Е.А., Пасечник В.В., 2013

Биология, Гомуми биология, 10-11 сыйныфлар, Каменский А.А., Криксунов Е.А., Пасечник В.В., 2013.
   
   Тәкъдим ителгән дәреслек урта мәктәп (5—11 нче сыйныфлар) өчен биология дәреслекләре юнәлешенә керә, В. В. Пасечник җитәкчелегендә оригиналь программа нигезендә эшләнгән.
Бу юнәлештәге дәреслекләр концентрик принцип буенча төзелгән. 10 —11 нче сыйныфлар дәреслегендә гомуми биология проблемалары тикшерелә. Биология фәненең төрле өлкәләрендәге соңгы казанышларны исәпкә алып, 9 нчы сыйныф дәреслегендә алар белән беренче тапкыр танышкан булсалар, биредә әлеге проблемалар тирәнрәк һәм җентекләбрәк аңлатыла.

Биология, Гомуми биология, 10-11 сыйныфлар, Каменский А.А., Криксунов Е.А., Пасечник В.В., 2013


Тереклекнең асылы һәм аның үзлекләре.
Тереклекнең асылы. Белгәнегезчә, биология ул — тереклек турындагы фән. Ә нәрсә соң ул тереклек?
Немец философы Фридрих Энгельсның «Тереклек ул — аксым җисемнәрнең яшәү ысулы; моның төп моменты булып аларның үзләрен чолгап алган тышкы табигать белән даими рәвештә матдәләр алмашуы тора, матдәләр алмашы тукталса, тереклек тә яшәүдән туктый, бу исә аксымның таркалуына китерә» дигән классик билгеләмәсе XIX гасырның икенче яртысында биологик белемнәрнең үсеш дәрәҗәсен чагылдыра.
XX гасырда тереклеккә әлеге процессның бөтен ягын чагылдырган билгеләмәне бирергә күп мәртәбәләр тырышып карыйлар.

Барлык билгеләмәләр дә тереклекнең асылын чагылдырган түбәндәге постулатларны үз эченә ала:
— тереклек ул — материя хәрәкәтенең үзенә бертөрле формасы;
— тереклек ул — организмда барган матдәләр һәм энергия алмашы;
— тереклек ул — организмның тереклек эшчәнлеге;
— тереклек ул, — генетик информациянең буыннан-буынга күчүе тәэмин ителү нәтиҗәсендә, организмнарның үзенә охшашны тудыруы.

Оглавление.
Кереш.
1 нче бүлек. Цитология нигезләре.
2 нче бүлек. Организмнарның үрчүе һем индивидуаль үсеше.
3 нче бүлек. Генетика нигезләре.
4 нче бүлек. Кеше генетикасы.
5 нче бүлек. Эволюция турындагы тәгълимат нигезләре.
6 нчы бүлек. Селекция һәм биотехнология нигезләре.
7 нче бүлек. Антропогенез.
8 нче бүлек. Экология нигезләре.
9 нчы бүлек. Биосфера эволюциясе һәм кеше.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Биология, Гомуми биология, 10-11 сыйныфлар, Каменский А.А., Криксунов Е.А., Пасечник В.В., 2013 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Теги: :: :: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи:


 


 

Книги, учебники, обучение по разделам




Не нашёл? Найди:





2024-03-28 04:30:45