9 нчы сыйныф өчен дәреслекнең эчтәлеге химия курсы буенча Россия Федерациясе Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы раслаган төп белем программасына һәм хәзерге норматив документларга туры килә. Материалның аңлаешлы телдә бәян ителүе, иллюстрацияләрнең күплеге, төрле-төрле биремнәр, күнегүләр, эксперименталь эшләр һәм материалны укучылар үзләштерүен оештыруның киң мөмкинлекләре мәктәп балаларының уңышлы белем алу эшчәнле- генә шартлар тудыра. Дәреслеккә өстәмә рәвештә басма нигездә ике дәфтәр төзелде. Алар укучыларга дәресләрдә дә, өй эшләрен башкарганда да танып белү эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итәчәк. Дәреслек белән берлектә бу дәфтәрләр бербөтен комлект тәшкил итә. Дәреслекне һәм уку-укыту дәфтәрләрен аерым-аерым рәвештә дә кулланырга мөмкин. Димәк, бу комплект мәктәп өчен универсаль булып тора.






