Учебник по истории для 6 класса на татарском языке.
Тарих — борынгы гарәп сүзе. Татар теленә тәрҗемә иткәндә ул «билгеле бер вакыт» һәм «булган вакыйгаларны сөйләп бирү, хикәяләү» дигән сүз. Тарих дип төрле халыкларның ничек яшәгәнен, алар тормышында нинди вакыйгалар булып үткәнен, кешеләрнең тормышы ничек һәм ни өчен, үзгәрә-үзгәрә, хәзерге дәрәҗәгә күтәрелгәнен өйрәнә торган фәнне атыйлар.
Кешеләрнең моннан меңнәрчә һәм ун меңнәрчә еллар элек ничек яшәгәнен без кайдан беләбез соң?








