Ибраһимов

Татар теле, 7 сыйныф, Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., 2007

Татар теле, 7 сыйныф, Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., 2007.

Учебник по татарскому языку для 7 класса на татарском языке.

Үткән ел сез сүзләрне төркемнәргә бүлү һәм сүз төркемнәрен, телебездә сүзләрнең ясалу үзенчәлекләрен өйрәндегез. Бер-берсеннән мәгънәләре, грамматик билгеләре белән аерылып тора торган сүзләрнең сүз төркемнәре дип аталуын белдегез. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә — исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре; бәйләгеч сүз төркемнәренә — бәйлек, теркәгеч; модаль сүз төркемнәренә ымлык, кисәкчә һәм хәбәрлек сүзләр керүен белдегез. Мөстәкыйль сүз төркемнәре аерым җөмлә кисәге булып килә, предметны, билгене, эш яки хәлне һ. б.ны белдерә. Мөстәкыйль мәгънәле сүзләр белән бергә генә кулланылган сүзләр ярдәмлек сүзләр дип атала. Алар мөстәкыйль мәгънә белдермиләр, сүзләрне бер-берсенә бәйләп, теркәп киләләр.

Татар теле, 7 сыйныф, Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., 2007
Скачать и читать Татар теле, 7 сыйныф, Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., 2007