Методик әсбапта 4 сыйныфта программа материалының эчтәлеге, дәрес планы үрнәкләре бирелә, дәреслек белән эшләү тәртибе аңлатыла. Тематик планда ике юнәлеш өчен булган лексик, грамматик материал, укучыларның эшчәнлек төрләре, аларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә куелган таләпләр карала. Әсбап башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
